Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 апрельдән 1 июньгә кадәр шәһәрдә территорияне төзекләндерү һәм чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Шәһәрне җыештыру буенча планлаштырылган чаралар турында эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде.

Гадәттәгечә, шәһәрне төзекләндерү һәм җыештыру эшләрендә ТКХ предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре, сәламәтлек саклау, сәнәгать предприятиеләре, КАМАЗ бүлекчәләре катнаша. Узган елның көзендә муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләр тарафыннан Җиңүнең 40 еллыгы урамында, Техническая, Карьерная, Металлургия урамнарында биш меңнән артык агач утыртылды. Быел яз шундый ук күләмдә утырту планлаштырыла.

"Һәр җитәкчегә, район администрацияләре башлыкларына, мәсьәләгә хуҗа буларак карарга, уйланырга тәкъдим итәм, бу минеке, монысы минеке түгел, дип фикер йөртмичә, үзегезнең оешма территорияләрен һәм иҗтимагый киңлекләрне: парклар, скверлар, бульварларны, яр буйларын төзекләндерү буенча язгы чорга өстәмә эш планын төзергә. "КАМАЗ"ның юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек буенча безнең уртак зур эшебезгә һәркем үз өлешен кертергә, нәрсәдер уйлап табарга һәм, иң мөһиме - шәһәребезне бизәп торучы ниндидер яңа һәм кызыклы эшләр башкарырга тиеш", - дип билгеләп үтте Илья Зуев.

Яр Чаллыда гомумшәһәр җыештыру өмәсе 20 апрельдә узачак. Шимбә көнне шәһәр территорияләрен чистартуда катнашучы барлык оешма-предприятиеләргә дә каты һәм үсемлек калдыкларын бушлай кабул итү тәэмин ителәчәк. 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елда шәһәр территорияләрен чистарту эшләрендә 120 меңнән артык чаллылы, 2200 оешма катнашты, 7400 га шәһәр территориясе чистартылды, бу – 10 меңнән артык футбол кырына тиң мәйдан, полигонга 139 мең куб.м чүп чыгарылды, бу – 21 000 КАМАЗ үзбушаткычы. Узган ел автокалада шәһәр территорияләрен төзекләндерү һәм агачлар утырту буенча 15 шимбә һәм 19 чәршәмбе өмәләре үткәрелде, 23560 төп агач һәм куак утыртылды.

Моннан тыш, «ЭкоЯз 2019» экологик-агарту проекты кысаларында шәһәрнең мәгариф идарәсе файдаланылган батарейкаларны җыю буенча «Дюрасел Раша» компаниясе белән уртак республика акциясенә теләктәшлек күрсәтте. Апрель аенда шәһәр мәктәпләрендә файдаланылган батарейкаларны җыю өчен 19 махсус контейнер һәм 238 пакет урнаштырылачак. Мәктәп укучылары җыйган батарейкаларны Яр Чаллы шәһәренең "Гринта" калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы алып барачак.

Дүшәмбе, 8 апрель 2019, 09:06