Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 11 мартта Яңа шәһәр, Кол Гали бульвары, 25Е адресы буенча КФҮнең үзәк офисы ачылды. Татарстан Республикасында бу иң зур КФҮ офисы санала, бинаның гомуми мәйданы 1500 кв.метр.

Бинада капиталь ремонт үткәрелде һәм хәзер биредә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр өчен уңайлы итеп җиһазландырылган заманча «Минем документлар» офисы эшли башлады. Бер эш көне эчендә офис 3 меңгә кадәр кешегә хезмәт күрсәтә ала. Бина һәм территория "Уңайлы мохит"нең барлык элементлары белән җиһазландырылган, шул исәптән аз мобильле кешеләр өчен махсус зоналарны да кертеп, гаджетлар, Wi-Fi зарядкасы өчен розеткалар, кунак компьютерлары каралган. Бу хакта бүген "Минем документлар" республика офисының Чаллы филиалы башлыгы Евгения Варго эшлекле дүшәмбе вакытында сөйләде.

Хезмәт алу өчен нәкъ менә шушы микрорайон территориясендә генә яшәү мөһим түгел. Бинада исәп-хисап бүлмәсе, дәүләт пошлинасын һәм хисапларны түләү терминаллары, уен зонасы, ана һәм бала бүлмәсе, конференц-зал бар.

Үзәк филиалында яңа үрнәктәге чит ил паспорты алу өчен гаризалар кабул ителә. Әлеге хезмәт өчен дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә мөрәҗәгать итәргә була. Яңа үрнәктәге паспорт ун елга бирелә һәм үз эченә  документ хуҗасы турында тулы мәгълүмат сыйдыра. Аны башка затларга  бирү яки башкалар тарафыннан куллану мөмкин түгел, чөнки анда кеше турында уникаль, кабатланмас мәгълүматлар кертелгән. Яңа үрнәктәге чит ил паспортын КФҮ аша рәсмиләштерү вакыты - бер ай.

Шулай ук яңа офиста ММИ полисын алу яки алыштыру мөмкинлеге дә каралган. ММИ полисы-иминләштерелгән затның Россия Федерациясенең бөтен территориясендә түләүсез медицина ярдәме күрсәтү хокукын  раслый торган документ. «Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында» 29.11.2010 елдагы 326-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә иминләштерелгән затлар мәҗбүри медицина иминияте кагыйдәләре белән билгеләнгән тәртиптә гариза бирү юлы белән иминләштерүче медицина оешмасын ирекле сайлап алырга хокуклы. Тәрәзә эш графигы: дүшәмбе-җомга 8:00дән 16:30га кадәр, төшке ял 12:30дан 13:00 сәгатькә кадәр.

Визитны алдан кабул итүгә язылганнан соң планлаштырырга мөмкин. КФҮнең рәсми сайтында (mfc16.tatarstan.ru) сайлап алынган хезмәтләр буенча конкрет филиалга алдан язылу мөмкинлеге каралган. Барлык сораулар буенча Яр Чаллы филиалы: 49-35-52, Үзәк филиал: 49-20-34, Тукай филиалы: 46-12-37 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

КФҮгә килүчеләр өчен уңайлы эш графигы каралган. Яр Чаллы шәһәре буенча КФҮнең барлык офислары иртәнге сәгать 8 дән, төшке ялсыз эшли.

Чәршәмбе, 17 апрель 2019, 11:23