Бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев Татарстан территориясендә җитештерү эшчәнлеген ябучы Ford Sollers компаниясенең 802 хезмәткәрен эш урыны белән тәэмин итәргә кушты. Шәһәр башлыгы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна Быдановадан эшсез калган һәр хезмәткәр белән шәхсән әңгәмә үткәрүләрен сорады.
"Бу кешеләрнең һәрберсенең хәле уникаль. Аларны аңларга, ишетергә кирәк. Кеше, килеп туган вәзгыятьне исәпкә алып, алга таба нәрсә эшләргә планлаштыра. Безнең шәһәрдә вакансияләр күп. Бүген сайлау мөмкинлеге бар, без 800дән артык кеше өчен КАМАЗ, Haier компаниясендә эш тәкъдим итә алабыз. Әзерлекле кадрлар кирәк булган предприятиеләрнең эштән азат ителүчеләр белән эшләү мөмкинлеге бар", - диде мэр.
Хәзерге вакытта 150 кеше Алабуга мәйданчыгына күчереләчәк, 252 кеше Яр Чаллы шәһәре территориясендә әзерлек эшләре белән шөгыльләнәчәк.
"Предприятие хезмәткәрләрне яклау килешүе буенча чыгару турында Карар кабул итте. Хезмәткәрләргә 5,5тән 12 оклад күләмендә түләү тәкъдим ителәчәк. Бу-эш стажы белән бәйле. 5 елдан кимрәк эшләүчеләр 5,5 оклад, 15 елдан артык эшләгәннәр 12 оклад алачак", - дип аңлатты Татьяна Быданова.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 8 апрель 2019, 09:48