Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр халкыннан рөхсәтсез чүплекләр очраклары турында хәбәр итүне сорыйлар. Шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен, экологик, санитар-эпидемиология таләпләрен һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге законнарны, башка хокук бозулар турында чаллылылар «Халык контроле» системасына хәбәр итә ала.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев белдерүенчә, узган ел язгы чорда шәһәр территориясендә 15 280 кв. м мәйданда 35 чүплек ачыкланган. Алар барысы да юк ителгән.

Дүшәмбе, 8 апрель 2019, 10:29