Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы гаиләләре "Нечкәбил" XV Республика  ана булу матурлыгы һәм гаилә конкурсында катнашырга чакыралар. Конкурс Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза һәм «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсының региональ сайлап алу этабы булып тора. Бу республика территориясендә яшәүче һәм балалары булган гаиләләр өчен ачык конкурс, анда катнашучылар гаиләнең эчке культурасын, гаилә кыйммәтләрен, буыннар алмашуын, патриотлыкны, балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүне күрсәтәләр һәм  милли-мәдәни традицияләр, һөнәр өчен горурлык, шулай ук гаилә казанышлары турында сөйлиләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Нечкәбил» конкурсы 2004 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә ул киң масштаблы һәм кирәкле социаль-мәдәни проект, гаилә кыйммәтләре, халыкның гореф-гадәтләре матур һәм ачык күрсәтелә торган ачык мәйданчык булырга өлгерде. Анда җәмгыять өчен абруйлы һәм яшьләр өчен үрнәк булган гаиләләр чыгыш ясый.

Чаллы гаиләләреннән «Нечкәбил - 2019» XV Республика ана булу матурлыгы һәм гаилә конкурсында катнашу өчен гаризалар «Эврика» мәдәният үзәгендә кабул ителә. Элемтә өчен телефон: (8552) 36-65-26. Конкурс турында тулырак мәгълүмат түбәндәге сайтта урнаштырылган: http://nechkebil.ru/. Катнашучылар өчен Анкета. 

Чәршәмбе, 24 апрель 2019, 14:09