Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда яңа Күп функцияле үзәк ачылды. Ул Яңа шәһәр, Кол Гали бульвары, 25Е адресы буенча урнашкан. КФҮнең яңа офисы республикада мәйданы буенча иң зур күпфункцияле үзәк булып тора.

«Минем документлар» республика офисының Чаллы филиалы башлыгы Евгения Варго күп функцияле үзәкнең яңалыклары турында сөйләде.

«Минем документлар» республика офисының Чаллы филиалы башлыгы Евгения Варго күп функцияле үзәкнең яңалыклары турында сөйләде.

СНИЛС, машина йөртү таныклыгын, ИНН һәм башка кирәкле документларны бер үк вакытта бер тәрәзәдә алыштырырга мөмкин. Моннан тыш, КФҮдә яңа үрнәктәге биометрик чит ил паспортын рәсмиләштерәләр һәм бирәләр. «Минем документлар» Республика офисында барлыгы 160 төр хезмәт күрсәтелә.

Ике катлы бинада клиентлар уңайлылыгы өчен барлык шартлар да тудырылган. Яңа КФҮдә исәп-хисап ясау өчен махсус бүлмә бар. "Сатучы һәм сатып алучы килешүдә булганда, дәүләт теркәвенә документлар тапшырганда бик уңайлы", - дип аңлата Евгения Варго.

Биредә Wi-fi челтәре тота. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәр клиент өчен кабул итүне көтү вакыты 15 минуттан артмый.

Яшь чаллылылар ата-аналарны балалар зонасында көтеп тора ала. 

Яңа КФҮдә шулай ук ана һәм бала өчен аерым бүлмә каралган. 

Дүшәмбе, 8 апрель 2019, 14:48