Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Гильмия Әбәкарам кызы Сәүбанова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм шәһәр Советы депутаты Альберт Петров котлау һәм бүләкләр тапшырдылар.

Гильмия Әбәкарам кызы Башкортстан Республикасының Дүртөйле районы Үткен авылында туа. Башлангыч мәктәптә дүрт сыйныфны тәмамлый. Сугыш елларында ярдәмче мәктәптә дә, төзелештә дә эшләгән. 1955 елда кияүгә чыга. 1962 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Гильмия Әбакарам кызы ДСКда ташчы булып эшли. Ире белән бергә өч бала тәрбияләп үстергән, тугыз оныгы һәм ун оныкчыгы бар.

Гильмия Әбәкарам кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 9 апрель 2019, 13:33