Шимбә, 17 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

13 апрель көнне Шәһәр үзәк китапханәсендә "Яшел дулкын" IV шәһәр экология фестивале үткәрелә. Анда шәһәрнең белем бирү учреждениеләре укучылары һәм студентлары катнашачак. Чара Бөтенроссия экологик бәла-казалардан саклану көне кысаларында үткәрелә. Фестивальдә берничә мәйданчык эшләячәк, анда "Без китаплардан!" конкурсында катнашучыларның кул эшләре тәкъдим ителәчәк, мастер-класслар мәйданчыклары оештырылачак. Чара программасында шулай ук ком анимациясе тамашасы, уеннар, курчак театры да бар. "Яшел республика. ГТО" проекты кысаларында экологик уен үткәрү планлаштырыла. Чараны уздыру вакыты 12:00дән 16:00 сәгатькә кадәр.

Шәһәр үзәк китапханәсе Ямашев бульвары, 4/14А адресы буенча урнашкан. Тел.: 8(8552)70-02-26; 8-953-482-84-11.

Сишәмбе, 9 апрель 2019, 14:15