Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак Чаллыга килде. Россия Федерациясе вице-премьеры визитының төп максаты – "КАМАЗ" төзелешенә 50 ел тулуга әзерлек һәм бәйрәм итү буенча оештыру комитеты утырышында катнашу.
![](/upload/files/user/козак.JPG)
Утырыш алдыннан
Дмитрий Козак Татарстан Республикасы президенты
Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Думасы депутаты
Әлфия Когогина, шәһәр мэры
Наил Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры
Сергей Когогин озатуында шәһәрнең инфраструктура объектлары белән танышып йөрде. Кунаклар Г. Тукай
яр буен, Җиңү паркын һәм Азатлык мәйданын карадылар, шулай ук шәһәрнең төп
магистральләре буйлап уздылар. Планга шулай ук автогигантның производство мәйданчыкларын карау да кертелгән.
![](/upload/files/user/козак_2.JPG)
![](/upload/files/user/козак_3.JPG)
![](/upload/files/user/козак_4.JPG)
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.