Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кешенең Россия Пенсия фондыннан түләүләр алу хокукы туктатылуның берничә очрагы булырга мөмкин. Мәсәлән, эшкә урнашу нәтиҗәсендә яки кеше эшкә сәләтсез булудан туктагач. Андый очракта,  түләнелгәнне кире кайтарту буенча киеренке мәсьәләләр килеп чыкмасын өчен, Пенсия фондына вакытында хәбәр итәргә кирәк.

Барыннан да бигрәк, Россия Пенсия фондыннан түләүләр алу хокукын югалту гражданның эшкә урнашуы белән бәйле. Чөнки Фонд тарафыннан күрсәтелә торган күп кенә ярдәм чаралары социаль характерда һәм алар кешенең хезмәт эшчәнлегеннән керемнәре булмаганда яки ул социаль әһәмияткә ия эш белән шөгыльләнгәндә түләнә. Мондый түләүләргә эшләмәүче пенсионерларны яки инвалид балаларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне караган өчен бирелә торган яшәү минимумына кадәр пенсиягә өстәмә түләү дә керә.

Аларны билгеләгәндә шартларның берсе - пенсиягә иминият кертемнәре формалаша торган түләүле эшчәнлек булмау. Эшкә урнашканда кешедә даими керем барлыкка килә, аның өчен взнослар түләнә башлый һәм Пенсия фондыннан түләүләр алу туктатыла. Туендыручысын югалту буенча иминият пенсиясе алучы зат 18 яшькә җиткән булса һәм беркайда да укымаса, аның да пенсия алу хокукы туктатыла. Аның укуы тәмамлангач яки уку йортыннан чыгарылган очракта да пенсия түләнми башлый.

Мондый очракларда закон буенча түләүләр киләсе айдан туктатыла. Кеше  түләү хокукына ия булмавы турында вакытында хәбәр итмәгән очракта, акча яңадан кайтарып алынырга мөмкин. Бу очракта Пенсия фонды язмача хат җибәрә һәм артык түләнгән акчаларны ирекле рәвештә кире кайтарырга тәкъдим итә. Баш тартканда акча суд тәртибендә түләтелә.

Чәршәмбе, 10 апрель 2019, 15:17