Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр урамнарына 250 оешмадан 2600дән артык кеше чыкты. Чаллылылар 240 гектар территорияне чистартты, 414 кубометр чүп-чар һәм үсемлек калдыклары чыгарды, бу эшләргә 38 берәмлек техника җәлеп ителде. Эшләрнең төп төрләре арасында-газоннарны, йорт яны территорияләрен чүп-чардан кардан чистарту.

«Татэнерго» АҖ филиалы Түбән Кама ГЭСы газонны һәм территорияне чистарту чарасында катнашты. «Энергетик» бакчачылык ширкәте һәм «Гидростритель-1» бакчачылык ширкәте бакча яны участокларын тәртипкә китерделәр, территорияне чистарттылар, шулай ук эскәмияләрне буядылар.

«Впрок», «Челны мясо» кибетләре «Вита» даруханә челтәре, стационар булмаган «Челны-Холод», Муса Җәлил проспектында урнашкан «Славица» кибетләре тирә-юньне, җәмәгать туклануы предприятиеләрен: «Веранда», «Пани Стефани», «Старый двор» кафелары һәм башка учреждениелары да өмәдән читтә калмады. 

Чәршәмбе, 10 апрель 2019, 17:29