Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда ел башыннан бирле ялган купюралар куллануның 11 очрагы теркәлгән. Бу хакта брифингта Россия Эчке эшләр министрлыгы Чаллы шәһәре буенча идарәсенең икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге башлыгы урынбасары Ришат Талипов сөйләде. Полиция хезмәткәрләре сүзләренә караганда, 5000 сумлык купюраларны ешрак ясыйлар. Автокалада җиде шундый ялган банкнотлар  ачыкланган. Шулай ук 2000 сумлык банкнотны ясауның өч очрагы һәм 1000 сумны әзерләүнең бер очрагы ачыкланган. Ялган акчаларны нигездә тукталышлардагы видеокүзәтү системасы куелмаган кибетләрдә һәм ларекларда кулланалар.

Полиция хезмәткәрләре чаллылыларга уяу булырга кирәклекне искәртә. Ялган купюралар ачыкланган очракта, бу хакта кичекмәстән хокук саклау органнарына 37-91-62, 37-94-06, 8-927-47-8-33 телефоннары буенча хәбәр итәргә кирәк. 

Ялган акчаларны ясаган, тараткан яки саткан өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Максималь җәза 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Пәнҗешәмбе, 11 апрель 2019, 08:57