Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Балалар хореография мәктәбендә укытучылар, концертмейстерлар һәм сәнгать уку йортлары җитәкчеләре арасында «Осталык та, илһам да» дигән XII һөнәри осталык шәһәр конкурсы старт алды. Бәйге Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе һәм мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының шәһәр комитеты тарафыннан оештырыла.

Быел конкурста "Иң яхшы укытучы", «Иң яхшы концертмейстер», «Перспектива» номинацияләрендә 11 кеше катнаша. 11 һәм 12 апрель көннәрендә укытучылар ачык дәресләр үткәрә, анда һәр конкурсант үзенең педагогик осталыгын күрсәтә. Ачылу кысаларында конкурста катнашучылар жюри һәм тамашачылар хөкеменә үзләренең "Визит карточкалары"н тәкъдим иттеләр, аларның максаты – билгеләнгән вакыт эчендә үзләренең профессиональ һәм шәхси сыйфатларын, иҗади потенциалын максималь рәвештә ачу, үзләренең педагогик тәҗрибәсен, осталыкларын, хобби һәм мавыгуларын күрсәтү.

Пәнҗешәмбе, 11 апрель 2019, 09:37