Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Миңлегөл Хәлиулла кызы Каһарманова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Башкортстан Республикасы Семенкино авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында Ташкентта телеграфист булып эшли. 1946 елда Миңлегөл Хәлиулла кызы кияүгә чыга һәм балалар тәрбияләү белән шөгыльләнә. 1991 елда Яр Чаллы шәһәренә даими яшәү урынына күчеп килә. Юбиляр дүрт бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы һәм 10 оныкчыгы бар. Миңлегөл Хәлиулла кызы «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбиляр РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Эльдар Әминов, шулай ук ТИҮ рәисе Зоя Пиванова да кушылды.

Пәнҗешәмбе, 11 апрель 2019, 11:08