Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

13 апрельдә «Заман» яшьләр үзәге территориясендә арбалеттан ату буенча турнир узачак. Чара "Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре яшьләре арасында XVIII Спартакиада" проекты кысаларында узачак. Турнир яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү, яшь хезмәткәрләрне физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үткәрелә. Ярышларда шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының дүрт кешедән торган эшче яшьләр командалары катнашачак. Командада ким дигәндә, бер кыз булу шарт. Җиңүче командалар зачет атуларында команда әгъзалары җыйган очколар суммасы буенча билгеләнәчәк.

Пәнҗешәмбе, 11 апрель 2019, 11:22