Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 27 ятим бала фатир ачкычлары алачак. Бу хакта Башкарма комитетның Опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Роза Гернер хәбәр итте. Ятим балалар торакны 10 катлы 63/15 йортында алачак, анда социаль ипотека буенча  ташламага ия 403 чаллылы фатир алачак. Йортны төзү белән «Домкор» компаниясе шөгыльләнә. 

18 яше тулган ятим балаларга, белем бирү учреждениеләрендә, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә булу срогы тәмамланганнан соң яки чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтү тәмамланганнан соң, яисә төзәтү учреждениеләрендә җәза срогы чыкканнан соң торак урыннары бирелә.

Пәнҗешәмбе, 11 апрель 2019, 14:45