Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокалада "Чаллы дусларын җыя" ХІІІ Халыкара яшь башкаручылар фестиваль-конкурсы узачак. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, конкурста катнашучылар һәм кунаклар өчен бай программа әзерләнгән. Гаризалар килү дәвам итә, фестивальгә 600дән артык конкурсант җыелачак: «Узган еллардагы кебек үк, безгә бик күп кунаклар, илнең һәм республикабызның төрле почмакларыннан талантлы балалар килүе көтелә», – диде бәйгене оештыручы – 13нче сәнгать мәктәбе директоры Гүзәлия Тенешева.

Фестиваль 13 апрель көнне 16:00 сәгатьтә «КАМАЗ» мәдәният сараенда була. "Бу чара безнең сәнгать мәктәбенең отчет концерты буларак уза. Балалар бу бәйрәмгә ел буе әзерләнә", - дип билгеләп үтте ул.

Җиңүчеләрне бүләкләү 15 апрельдә 11:00 сәгатьтә "КАМАЗ" мәдәният сараенда үтәчәк. Аңа кадәр, составына совет һәм Россия җырларын иҗат итүче шагыйрь, җырчы һәм гитарачы Симон Осиашвили кергән жюри әгъзалары, иң яхшыларны билгеләү өчен түгәрәк өстәл артына җыелачак. 

«Чаллы дусларын җыя» Халыкара фестивале «Бердәм Россия» партиясенең партия эчендәге проекты булып тора.

Шимбә, 13 апрель 2019, 09:41