Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көнендә Үзәк районы администрациясе «Бердәм Россия» партиясе башкарма комитеты белән берлектә район территориясендә яшәүче 15 элеккеге тоткынның өендә булдылар һәм аларга бүләкләр тапшырдылар. Элекке фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарын хөрмәтләүгә мәктәпләрнең тимурчылар отрядлары да кушылды. Ветераннар балаларга тоткынлыкта үткәрелгән коточкыч авыр көннәр турында сөйләделәр.

Автозавод районы администрациясе һәм Ветераннар советы шулай ук ТИСБИ да элекке фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннары белән очрашу оештырды. Җыелган халык вафат булганнарны бер минут тынлык белән искә алды. Соңыннан, рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән, студентлар барлык ветераннарга да чәчәкләр бүләк иттеләр. Очрашу ТИСБИ администрациясе һәм "Светлый" территориаль иҗтимагый үзидарәсе әзерләгән чәй табыны белән тәмамланды.

Пәнҗешәмбе, 11 апрель 2019, 16:15