Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Тантаналар сараенда, Космонавтика көне алдыннан, 14 яше тулган 17 яшь гражданга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Паспорт – Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә гражданин шәхесен раслаучы иң мөһим документ булып тора. 

Балаларны шундый әһәмиятле вакыйга белән котларга Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева, шәһәрнең паспорт-виза хезмәте ветераны Зинаида Фомина, шәһәрнең миграция хезмәте районнары белгечләре – Лариса Скрябина, Энҗе Сабитова, Регина Сафина, туганнары һәм якыннары килгән иде.

Җомга, 12 апрель 2019, 08:15