Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

21 апрель көнне 17:00 сәгатьтә шәһәрнең иң өлкән үзешчән коллективларының берсе - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Лениза Баһаветдинова җитәкчелегендәге «КАМАЗ» мәдәният йорты ветераннарының рус җыры халык хоры отчет концерты белән чыгыш ясаячак.

Иҗади чара хорның беренче җитәкчеләре: ТРның атказанган хезмәткәре Александр Горбунов һәм РФ гомуми белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре Шамил Мөхәммәтгалиевка багышланган.​

Концерт программасында тамашачылар яратып өлгергән җырлар да, яңа әсәрләр дә яңгыраячак.

​Концертта шулай ук «КАМАЗ» мәдәният сараеның иҗат коллективлары: «Вдохновение» хореография коллективы һәм "Наигрыш" халык уен кораллары ансамбле катнашачак. Керү ирекле.


Чәршәмбе, 17 апрель 2019, 13:21