Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Салым инспекциясе чаллылыларга 2018 елда алынган керемнәр өчен хисап тотарга кирәклеге турында искәртә.

Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча Россия Федераль салым хезмәте инспекциясе шәһәрдәшләребезгә 2018 елда алынган керемнәр өчен хисап тотарга кирәклеге турында искә төшерә. Физик затларга 30 апрельгә кадәр хисап тоту зарур.   

2018 елда алынган керемнәрне шәхси практика белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, адвокатлар һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче башка затлар да декларация тапшырырга тиеш. Декларациядә күрсәтелгән салымнарны 2019 елның 15 июленнән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.

Салым декларацияләре Салым органына исәп-хисап гражданинның теркәлү (яшәү урыны) урыны буенча тапшырыла. Инспекциянең адресын, телефоннарын, төгәл эш вакытын Россия Федераль салым хезмәте сайтының www.nalog.ru «Сезнең инспекциянең адресы һәм түләү реквизитлары» бүлегендә белергә мөмкин.

Декларацияне вакытында тапшырмаган өчен штраф - һәр ай өчен түләнгән салым суммасының 5%ын тәшкил итә, әмма ул сумманың 30 процентыннан да артырга һәм 1000 сумнан да ким булырга тиеш түгел.

Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча Россия Федераль салым хезмәте инспекциясе керемнәрне декларацияләү бурычын вакытында үтәргә чакыра.

Сишәмбе, 23 апрель 2019, 15:22