Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокала мәктәп футбол лигасының иң яхшы уенчылары бүген «Яр Чаллы» спорт комплексында мәктәпләр футбол лигасы «Йолдызлар матчы» җиңүчесе исемен яулау өчен җыелды. 32 команда уенына стартны Чаллы футболчыларына ярдәм итәргә килгән шәһәр мэры Наил Мәһдиев бирде.

«Без балаларны олы тормышка әзерләү белән шөгыльләнәбез. Аларның профессиональ футболчылар булу факт түгел, ләкин ныклы, көчле, батыр ир-ат булып үсүләренә шик юк. Футбол-дөньяда беренче уен. Якташыбыз, МrRicco компаниясе җитәкчесе Дмитрий Анатольевич Самаренкинга әлеге проектны үстерүгә җитди финанс ресурслар бүлеп биргәне өчен рәхмәт белдерәбез. Шуның аркасында безнең барлык уенчылары да яхшы футбол формасы белән тәэмин ителгән. Чаллыда футболны яраталар һәм хөрмәт итәләр! Мәктәп футбол лигасы-ул яхшы корал, ул безнең яшьләрне футбол бөеклегенә җәлеп итә. Пиджакны саласы, кроссовкалар киясе һәм сезнең белән футбол уйныйсы килә»,– дип тәэсирләре белән уртаклашты Наил Мәһдиев.

Шулай ук шәһәр башлыгы мәктәп футбол лигасы проектына ярдәм күрсәткәннәре өчен шәһәр Советы депутаты Олег Коробченкога һәм «Альфаскан», «Лидертранс», «Кориб» кебек шәһәр предприятиеләренә рәхмәт белдерде.

Мәктәп футбол лигасын оештыручы Вадим Янгиров: «2014 елда уйланылган мәктәп футбол лигасы үсеп, елдан-ел киңәя бара. Май уртасында Казанда суперфинал узачак: автокаланың иң яхшы ике командасы Казанда иң яхшылары белән көрәшергә барачак», – дип билгеләп үтте ул.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәп футбол лигасы-Чаллы өчен генә түгел, Татарстан һәм Россия өчен дә уникаль проект. Бу мөстәкыйль профессиональ оешма, анда  үзенең танылган формасына, логотипы, иганәчеләренә ия. Проектка шәһәр җитәкчелеге тарафыннан актив ярдәм күрсәтелә. Әйтик, узган ел лига футболчылары өчен 13 һәм 44нче мәктәпләрдә ике спорт мәйданчыгы ачылды. 2017 елда 56нчы мәктәп территориясендә өч млн сумнан артык бәягә яңа футбол кыры барлыкка килде.

Футбол матчыннан фоторепортажны "Вконтакте" челтәренең "Чаллы шәһәре администрациясе" төркемендә карарга була.

Җомга, 12 апрель 2019, 14:30