Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Россия Федерациясе Хисап палатасы аудиторы Сергей Агапцов белән эшлекле очрашу үткәрде.

Очрашу барышында Моношәһәрләрне үстерү Фондын аудитор тикшерүе нәтиҗәләре, шулай ук милли проектлар кысаларында Моношәһәрләргә максатчан ярдәм итүгә юнәлдерелгән уртак эш планнары турында фикер алыштылар.

"Хисап палатасы парламент контроле органы булып тора һәм безнең уртак тырышлыгыбыз монопрофильле муниципаль берәмлекләрдә милли проектларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән. Моношәһәрдә яшәүче һәр кеше илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен тойсын өчен тырышырга кирәк", – дип шәрехләде парламентарий.

Җомга, 12 апрель 2019, 13:32