Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмалары яшьләр советы вәкилләре яшьләр белән эшләү тәҗрибәсен уртаклашу максатыннан Казан вертолет заводында булдылар.

Делегация составына 34 яшь белгечтән торган хезмәткәрләр керде, шулар арасында: "КАМАЗ" ААҖ, Чаллы ТЭЦ, Чаллы җылылык челтәрләре, "Риат" ААҖ, «Сугыш ветераннары госпитале», «РУ-Инжиниринг» ҖЧҖ, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Пенсия фонды идарәсе белгечләре һәм башкалар.

 "КВЗ" ГАҖ завод яшьләр берлеге вәкилләре кунакларны җылы каршы алдылар, предприятие белән таныштырдылар, җитештерү заводы һәм музей буенча экскурсия оештырдылар. "Түгәрәк өстәл" артында яшьләр белән эшләүгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар, яшь хезмәткәрләр белән үзара хезмәттәшлек тәҗрибәсен уртаклаштылар. Чаллылылар үз чиратында казанлыларга нәтиҗәле хезмәттәшлек, шулай ук Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы белән күптәнге дуслык өчен рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Җомга, 12 апрель 2019, 13:53