Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясен Алтай крае губернаторы Виктор Томенкога тәкъдим иттеләр, ул бүген Чаллыга эш визиты белән килде. Төбәк җитәкчесе ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Эльдар Тимергалиев белән «Мастер»индустриаль паркында булды.

Хәзерге вакытта “Мастер" КИПы мәйданчыкларында 14 мең кеше эшли. 2010 елда Индустриаль парк Тутай сәнәгать паркын төзүгә проект документларын әзерләү буенча консультант буларак Ярославль өлкәсе Хөкүмәте тарафыннан җәлеп ителгән. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә BrownField тибындагы дәүләт индустриаль паркы булдырылды һәм эшли.

Губернаторга «Полихим Системс»компаниясен тәкъдим иттеләр. Экскурсияне предприятиенең генераль директоры Евгений Федулов үткәрде. Компания сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен полиуретан эшләнмәләр җитештерү белән шөгыльләнә. Компания ТОСЭР резиденты статусын 2016 ел ахырында алды.

Виктор Томенко Барнаулдан чыккан предприятие белән танышты. "ЗИАС Машинери Поволжье" кронштейннар һәм zias профиле чыгару белән шөгыльләнә.

Губернатор шулай ук Чаллы торба заводында булды. Кунаклар компаниянең әзер продукциясен карадылар. Заводта корыч торбалар җитештерү тәүлек буе алып барыла. Заводта 200 берәмлек җиһаз кулланыла.

Экскурсия тәмамланганнан соң резидент-компанияләр катнашында киңәшмә узды. Эшлекле очрашуда кунакларга «Автократ», "Химресурс", "Стандарт" кою заводы эшчәнлеген тәкъдир иттеләр.

Үз чиратында шәһәр мэры Наил Мәһдиев алга киткән алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенә резидентларны җәлеп итү эшенең ничек баруы, моношәһәрләр икътисадын диверсификацияләү өчен шартлар булдыру турында сөйләде.

Сәфәр барышында тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итү турында килештеләр. Туризм өлкәсендә мөнәсәбәтләрне үстерү планлаштырыла. Наил Мәһдиев хезмәттәшләренә каршы визит ясарга тәкъдим итте. Виктор Томенко төбәкләрнең нәтиҗәле хезмәттәшлегенә регионнар арасында туры авиарейс ярдәм итүен билгеләп үтте. Казаннан Барнаулга атнага ике тапкыр рейслар гамәлгә ашырылуын ассызыклады ул.

Виктор Томенко элек Кремльдә булды, анда Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, шулай ук Казанда һәм Алабугада сәнәгать мәйданчыкларын карап йөрде.

Җомга, 12 апрель 2019, 17:31