Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда оештырылган өмәдә 920 оешмадан 8250 кеше катнашты. 660 гектардан артык территория чүп-чардан чистартылды, 1000 куб. метрга якын калдыклар чыгарылды, 5700 агач һәм куак санитар киселде.

Үзәк районы администрациясе хезмәткәрләре 12 комплекста ылыслы массивны чистартуда һәм 13нче  мәктәп укучылары белән бергә Энтузиастлар бульварында газоннарны рәткә китерүдә катнаштылар. Автозавод районы администрациясе хезмәткәрләре Әбсәләмов урамын, Комсомол районының Титов урамнарын чистарттылар. Башкарма комитет хезмәткәрләре Азатлык мәйданы тирәсендәге Хәсән Туфан проспектын кипкән яфраклардан, Яшь Ленинчылар бульварын, Аркылы урамы буенча бушлыкны һәм Яңа шәһәрнең 19 комплексын чүп-чардан арындыру, шулай ук Техническая урамында "ПЭК" ҖЧҖ хезмәткәрләре тарафыннан юл буенда каты көнкүреш калдыклары полигонына чүп җыю һәм башкалар башкарылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, территорияне төзекләндерү һәм җыештыру буенча гомумшәһәр өмәсе 20 апрельдә узачак.

Шимбә, 13 апрель 2019, 14:03