Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Тоталь диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты мәйданчыгында ачык һавада 200дән артык кешене җыйды. Акцияне Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты филология факультетының Рус теле һәм әдәбияты кафедрасы оештырды. Диктантның кереш өлеше университетның актлар залында үтте. Белем бирү акциясен ачып, координаторы, тикшерү комиссиясе рәисе Ольга Глухова билгеләп үткәнчә, диктант текстының быел пунктуация өлешендә катлаулы моментлар бар.

Быел диктант авторы Россия язучысы, әдәбият белгече һәм тәнкыйтьче – Павел Басинский. Автор акциядә катнашучыларны Пушкин, Гоголь, Горький һәм Толстой әсәрләре атмосферасына алып китә.  Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында узган акциядә катнашучыларга диктант текстын филология фәннәре кандидаты, рус теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Карина Окишева укыды.

Бирегә белемнәрен сынап карау өчен пенсия яшендәге чаллылылар, мәктәп укучылары, студентлар, югары уку йортының фәнни-укытучылар составы вәкилләре җыелды.

Шимбә, 13 апрель 2019, 17:25