Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Быел Россия Пенсия фонды җитәкчелеге, "Россия Федерациясе Пенсия Фонды лидеры" исемен биреп, төбәкне диплом белән бүләкләп, бөтен ил буенча Пенсия фондының 84 бүлегеннән иң яхшыларын сайлады. 2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге лидер булды.

Йомгаклау бәяләвен исәпләү пенсия фонды эшчәнлегенең төп юнәлешләрен бәяләүче барлык нәтиҗәлелек күрсәткечләре буенча берьюлы өч статистик анализ методын кулланып: пенсия билгеләү һәм түләү, балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларын тормышка ашыру, дәүләт хезмәтләре күрсәтүне оештыру, персонификацияләнгән исәпкә алуны оештыру, финанс-икътисадый эшчәнлек, персонал белән идарә итүне оештыру буенча җитди фәнни анализ үткәрелде. 

"Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге – ул, беренче чиратта, профессионаллар коллективы, алар өчен мондый темпта эшләү стандарт, ә лидерның горур исеме моңа лаек...", - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Дүшәмбе, 15 апрель 2019, 08:43