Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

5нче балалар музыка мәктәбенең «Радость» өлкән махсус хоры Казаннан җиңү яулап кайтты. Чаллы музыка мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Семен Казачков исемендәге VIII Халыкара хор конкурсында катнаштылар. Конкурста Мәскәү, Санкт-Петербург, Бөек Новгород, Томск, Саратов, Самара, Ижевск, Казан һәм башка шәһәрләрдән килгән коллективлар катнашты.

Компетентлы жюри 5нче балалар музыка мәктәбенең хор коллективы әзерлегенең сыйфатын югары бәяләде һәм аңа I дәрәҗә лауреат исемен бирде.

«Радость» хоры сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Елена Сидорова, концертмейстер Ирина Огнева.

Дүшәмбе, 15 апрель 2019, 09:40