Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Хөснуллина Людмила Гасыйм кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Людмила Гасыйм кызы Азнакай районында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Әнисе иртә вафат була һәм аны хатыны белән бергә өлкән абыйсы тәрбиягә ала. Ул гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныфын тәмамлый. Аннары педагогия техникумына укырга керә, тәмамлап, башлангыч сыйныф укытучысы дипломын ала.  Грузиягә күчеп килә, Тбилиси институтында укуын рус теле һәм әдәбияты укытучысына дәвам итә. 1954 елда кияүгә чыга. 1960 елда Яр Чаллыга күчеп килә. 20 ел «Чаллы икмәге» предприятиесендә эшләгән, шуннан ук лаеклы ялга чыккан. Людмила Гасыйм кызы "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен" медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы башлыгы урынбасары, Халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Елена Әлмөхәммәтова һәм 29 комплексның ветераннар Советы рәисе Ирина Иванова котлады.

Дүшәмбе, 15 апрель 2019, 14:10