Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда "Бизнес һәм хакимият-тулы контакт" беренче ачык дебатлары узачак. Дебатларның темасы: "Бизнеска ярдәм итү – территорияләрне яхшырту һәм үстерү өчен мөмкинлекләр".

Чараны оештыручылар - Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты ярдәме белән «ЭКСПО-КАМА» Күргәзмә үзәге.

Дебатларда катнашу, хакимияткә үз соравыңны бирү буенча http://дебатытатарстан.рф/ сайтында яки  +7 (939)332-31-45 телефоны һәм lpv888@mail.ru электрон почтасы (Павел Логинов) аша элемтәгә керергә була.

Дебатлар 17 апрельдә 10:00 сәгатьтә «Экспо-Кама» күргәзмә үзәгендә (Автозавод проспекты, 4А) узачак.

Сишәмбе, 16 апрель 2019, 10:10