Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Омск өлкәсенең Александровка авылында туган, бүгенге көндә автокалада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Быкова Ольга Семеновнага 90 яшь тулды. Ольга Семеновна Бөек Ватан сугышы елларында лаеклы ялга чыкканчы туган авылы колхозында эшли. 2010 елда Яр Чаллы шәһәренә күченеп килә. Ольга Семеновна ике бала тәрбияләп үстергән. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбиляр РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Олег Николаев та кушылды.

Дүшәмбе, 15 апрель 2019, 16:03