Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә «Заман» яшьләр үзәге самбочылары егетләр арасында хәрби самбо буенча XV Бөтенроссия турнирында катнаштылар. Турнир Чечня конфликтында һәлак булган Россия сугышчылары истәлегенә багышланган иде.

Турнирда Россия Федерациясенең 6 федераль округыннан, 17 өлкә һәм республикадан 31 команда составында 323 катнашучы чыгыш ясады. «Заман» яшьләр үзәге исеменнән Бабаев Данил һәм Вәлиев Әсхәд катнашты, алар 38 килограммга кадәр авырлык категориясендә 1нче һәм 3нче урыннарны яуладылар.

Ике яшь спортчы да тренер Владимир Тимофеев җитәкчелегендә «Заман» яшьләр үзәгендә 7 яшьтән шөгыльләнә.

Дүшәмбе, 15 апрель 2019, 16:19