Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Шатлык" яшьләр үзәгендә "Татар егете – 2019" региональ конкурсының финалы узды. Конкурсның финалында Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан 9 егет катнашты. Аларга җиңелләрдән булмаган сынаулар узарга туры килде: «Әгәр мин президент булсам» темасына чыгыш ясарга, үз куллары белән эшләнгән әйберләрне тәкъдим итәргә кирәк иде. Гер спорты буенча көч сынашу - иң көтеп алынган һәм мавыктыргыч ярышларның берсе булды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча төрле номинацияләрдә җиңүчеләр ачыкланды:

-  «Милли җанлы егет» – Мөрәдимов Динар, Яңа Чишмә районы;

- «Кызлар куңелен яулаган егет» – Хуҗин Динар, Яр Чаллы;

- «Тамашачы мәхәббәтен яулаган егет» ‒ Төхбәтуллин Рифат, Яр Чаллы;

- «Уңган егет» – Сәйфетдинов Булат, Балык Бистәсе районы;

- «Шаян егет» – Галиев Нияз, Яр Чаллы;

-  «Тапкыр егет»  – Илдар Шәяхмәтов, Актаныш районы;

- «Иң оста җырлаучы егет» – Гаскаров Риназ, Яр Чаллы;

- «Сөйкемле егет» – Җиһаншин Салават, Балык Бистәсе районы;

- «Оста куллы егет» – Шәйгалләмов Нәзиф, Сарман районы.

Конкурсның җиңүчесе һәм «Татар егете – 2019» титулына Хуҗин Динар ия булды.

Дүшәмбе, 15 апрель 2019, 16:30