Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанда социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алу өчен республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Гаризаларны 12 майга кадәр тапшырырга мөмкин. Гаризалар түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә: "Коррупциягә каршы көрәш", "Гражданлык җәмгыяте институтларын һәм җәмәгать үзидарәсен үстерү, гражданнар хокукларын яклау", "Мәгариф, яшьләргә гражданлык-патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау", "Мәдәният һәм сәнгать".

Гариза һәм аңа теркәлгән документлар кәгазь һәм электрон рәвештә кабул итү комиссиясенә тапшырыла яки аңа «конкурска» тамгасы язылган почта аша, электрон версияне дә кушып (почта аша җибәрелгән документларда җибәрелү датасы белән штемпель булырга тиеш) түбәндәге адрес буенча җибәрелә: Казан шәһәре, Волгоград урамы, 47 йорт, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы. Чара буенча өстәмә мәгълүматны телефон аша алырга мөмкин: (843) 557-21-47, (843) 557-20-20, (843) 557-21-21.

Грантлар алу турында конкурс нигезнамәсе. 

Конкурс турында мәгълүмат 

Сишәмбе, 16 апрель 2019, 09:01