Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

13 нче мәктәп укучылары Чаллының танылган рәссамы Ренат Мусин белән очрашты. Иҗади чара «Фиолетовый НЕОН» яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды.

Мәктәпнең актлар залы тулы иде. Балаларга рәссамның ничек яшәве һәм ничек иҗат итүе турында кызыклы мәгълүматлар җиткерелде. Ренат Мусинның иҗат юлын башлап җибәрүе, кулсыз көе рәсем ясарга өйрәнүе аларда зур кызыксыну уятты. Рәссамның спорт белән шөгыльләнүе, шашка уйнавы, төрле ярышларда һәм конкурсларда катнашуы да балалар игътибарыннан читтә калмады. Барлык кыенлыкларга да карамастан, рәссам актив сәламәт яшәү рәвеше алып бара, башкаларга да шуны киңәш итә. Яшь буынны үз хыялларын тормышка ашырырга, авырлыклардан курыкмаска, сынауларга бирешмичә алга барырга өнди ул.

Ренат Мусин - ДЦП диагнозы белән тумыштан инвалид. Рәсемне беренче тапкыр 10 яшендә ясый башлый. Пейзажларга өстенлек бирә. Әнисе кирәкле төсне сайларга ярдәм итә. Ә алга таба ул пумаланы тешенә кысып сәнгать әсәрләре тудыра башлый. Хәзер аның картиналары күп кенә шәхси коллекцияләрдә саклана.

Сишәмбе, 16 апрель 2019, 09:03