19 апрельдә чаллылылар өчен гражданнарның сәламәтлеген саклауга һәм медицина ярдәменә хокукларын үтәү буенча "кайнар линия" эшләячәк. Халык сорауларына Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды хезмәткәрләре җавап бирәчәк. Белгечләр консультациясен 09:00дан 17:00 сәгатькә кадәр күрсәтелгән телефоннар аша алырга мөмкин булачак: (843) 236-00-71, (843) 236-40-17, (843) 236-40-62, (843) 236-89-15.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 18 апрель 2019, 16:01