Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда инде бишенче тапкыр «Чаллыда эшлә» исемле һөнәри юнәлеш бирүче акция уза. 20 апрельгә кадәр мәктәп укучылары һәм студентлар Чаллы предприятиеләрендә һәм оешмаларында булачак, шулай ук һөнәри юнәлеш бирүче тестлар уздырылачак. Әлеге акция кысаларында 40 нчы мәктәпнең 8 "А" сыйныфы укучылары шәһәр мэриясендә булдылар. Башкарма комитет эшчәнлеге, структурасы белән Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова таныштырды. Ул бина буенча экскурсия үткәрде һәм муниципаль хезмәтнең үзенчәлекләре турында сөйләде. 

Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсенең open space форматындагы кабинеты, 120 зал укучыларда зур кызыксыну уятты.

Шулай ук укучылар архив бүлеге оештырган мини-экспозиция белән таныштылар һәм Бөек Ватан сугышы чоры газеталарын, мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең Мактау тактасында торучы җитәкчеләренең фотосурәтләрен карадылар.


Сишәмбе, 16 апрель 2019, 16:46