Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты үткәргән чираттагы брифингта үзмәшгульләр өчен яңа салым режимын кертү буенча экспериментны гамәлгә ашыру барышы турында сөйләделәр. Татарстан премьер-министры урынбасары, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда 8080 кеше эшмәкәрлек эшчәнлеген үзмәшгульләр сыйфатында теркәгән. Шуларның 1025е - чаллылылар. 

«1 февральгә республикада 2000 үзмәшгуль булган. 1 мартка - 900, 15 апрельгә – 8000. Халык без үткәргән аңлату эшләрен аңлап кабул итә. Үсеш тиз темплар белән бара. Бу юнәлештә бернинди мәҗбүрилек тә юк. Безнең бурыч халыкка аңлату, күрсәтү, ә үзмәшгульләргә үз-үзләрен эш белән тәэмин итәргә, дөрес карар кабул итәргә булышу», - диде Шамил Гафаров.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин аңлатып узганча, иминият взносларын түләү салым түләүченең ирекле карары булып тора. Ул ассызыклаганча, махсус салым режимының өстенлеге бухгалтерлык һәм салым хисаплылыгыннан азат булу. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Россия пилот субъектлары исемлегенә керде. Мондый салым режимы үзмәшгульләргә күләгәдән чыгу өчен махсус уйлап табылды.

 Чаллыда бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашында үзмәшгульләр белән очрашу 12 апрельдә узды.

Сишәмбе, 16 апрель 2019, 11:41