Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Комиссарук Лидия Антоновна – Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Лидия Антоновна Чиләбе өлкәсенең Бектыш бистәсендә күп балалы эшчеләр гаиләсендә туа. Мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш вакытында Коркино шәһәрендә күмер эшкәртүдә хезмәт куйган. Аннары бухгалтерлар курсын тәмамлаган һем белгечлеге буенча эшли башлаган. Сугыштан соң кияүгә чыгып, бәхетле гаиләдә ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта ветеранның дүрт оныгы бар. Лидия Антоновна Яр Чаллы шәһәренә 1975 елда килә. Сидоровка бистәсенә "Горплодоовощторг" ка бухгалтер булып эшкә урнаша. Лаеклы ялга да аннан чыга. Лидия Антоновна "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен"  һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары, халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Елена Әлмөхәммәтова котлады. Котлауларга депутат Эдуард Панфиловның ярдәмчесе, "КАМАЗ" ААҖ Кою заводының яшьләр комитеты вәкиле дә кушылды.

Сишәмбе, 16 апрель 2019, 13:11