Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр Мэриясендә республикада беренче  «Бизнес һәм хакимият – тулы элемтә» ачык дебатларын оештыручыларның эшлекле очрашуы булды. Модераторлар булып Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова һәм иртәгә узачак очрашуны алып баручы, Россия «Бизнес-Успех» Милли премиясе эксперты, Эшлекле Россия, Гомумроссия Муниципаль берәмлекләр конгрессы (ОКМО), РФ Президенты каршындагы РАНХиГС һәм РФ ССП каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе эксперты Андрей Крылов чыгыш ясады. Очрашуда хакимият вәкилләре командасы белән бергә эшмәкәрләр хәл итәргә омтылган төп мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Бүген 10:00 сәгатьтә "Экспо-Кама" күргәзмә үзәгендә беренче ачык дебатлар булачак. Бер мәйданчыкта өч команда: экспертлар, эшмәкәрләр, хакимият вәкилләре чыгыш ясаячак. Башкарма комитет командасына хокук идарәсе башлыгы Ленар Әхмәтҗанов, муниципаль заказ бүлеге башлыгы Азамат Вилданов, физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов, икътисадый анализ һәм фаразлау бүлеге башлыгы Әлфия Кондрабаева, административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Айрат Насыйбуллин кергән.

Эшмәкәрләр командасына бизнес өлкәсеннән танылган кешеләр, җитәкчеләр: Рәзилә Сәхәбиева, Рөстәм Вәлиев, Андрей Балта, Олег Давыдов, Максим Федоров, Айрат Таһиров, Елена Спирина кергән.

Алып баручы билгеләп үткәнчә, әлеге очрашу үзара аңлашуны яхшыртуга, бизнес, җәмгыять һәм хакимият позициясен якынайтуга, конструктив карарлар эшләүгә юнәлдерелгән. Шунысын да билгеләп үтик, Андрей Крылов элегрәк тә бизнес вәкилләре белән дә шундый очрашу үткәргән иде. 

Чәршәмбе, 17 апрель 2019, 07:45