Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Павленко Павел Николаевич һәм Хәсәнова Зәкия Нургали кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярларга котлауларны Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм Шәһәр Советы депутаты Сергей Ямашев тапшырдылар.

Павел Николаевич Приморье краеның Новожатково авылында туган. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын, аннары Казан төзелеш институтын тәмамлаган. Сугыш елларында колхозда эшләгән. 1967 елда Вера Ильинична белән гаилә корып җибәргән. 1971 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Павел Николаевич «Татсантехмонтаж» төзелеш идарәсендә прораб булып эшли. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, өч оныклары бар. Павел Николаевич "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Хәсәнова Зәкия Нургали кызы ТАССРның Әлмәт районы Чыбыклы авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында фермада, утын яруда һәм кырда эшли. 1955 елда Хәсәнов Ярулла Сөнгат улына кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Зәкия Нургали кызы Әлмәт шәһәренең «Приморск» кибетендә сатучы булып хезмәт куя. Ире белән бергә ике бала тәрбияләп үстергән, биш оныгы һәм сигез оныкчыгы бар. Зәкия Нургали кызы "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 16 апрель 2019, 16:02