Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 20 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бүген «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә адвокат Валерий Гуляев – 3нче адвокатлар коллегиясе әгъзасы халыкны кабул итте.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре төрле темаларга кагылды. Иң еш бирелә торган сораулар торак-коммуналь хуҗалык, социаль түләүләр, гражданлык-хокукый бәхәсләр, бурычларны, зыяннарны, мораль зыянны түләттерү, милекне бүлешү мәсьәләләренә кагылышлы иде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Бердәм Россия» партиясе Яр Чаллы җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә төрле юнәлештәге белгечләр, төрле дәрәҗәдәге депутатлар, сәяси совет әгъзалары һ. б. кабул итү үткәрә. 

Сишәмбе, 16 апрель 2019, 16:11