Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов Бөек Ватан сугышында катнашкан Шакир Шәрип улы Шәриповка Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләк тапшырды.

1943 елда Шакир Шәрип улын Совет Армиясе сафларына алалар. Ул 30нчы гвардия укчылар полкында 2нче Белоруссия фронтында сугышкан. 1944 елда хәрби хәрәкәтләр барышында контузия ала, озак вакытлар хәрби госпитальдә дәвалана, аннары комиссияләнә.

Шакир Шәрип улы II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, «Ленинградны саклаган өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Үзәк районында Татарстан Республикасы президенты исеменнән 1 майга кадәр барлыгы 250 сугышта катнашучы һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары бүләкләр алачак.

Сишәмбе, 16 апрель 2019, 16:35