Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы өченче һәм соңгы укылышта "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында" законга балалар ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру буенча хезмәт күрсәтүләрне гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча төзәтмәләр кабул итте. Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина шуның буенча аңлатма бирде: «Балаларның сәламәтлеген һәм иминлеген икътисадый файда өчен куркыныч астына куярга ярамый. Хәзер балалар сәламәтләндерү ялын оештыру буенча хезмәт күрсәтүләр, сатып алу чикләнгән катнашу белән конкурс үткәрү юлы аша гына гамәлгә ашырылачак, ягъни конкурста катнашучы квалификацион сайлап алу узарга һәм махсус таләпләргә туры килергә тиеш, беренче чиратта – күрсәтелә торган хезмәтләрнең имин ялын һәм югары сыйфатын оештыру».

Алда атап үтелгән үзгәрешләр бары тик квалификация дәрәҗәсенә ия булган һәм контрактларны үтәүнең иң яхшы шартларын тәкъдим итүче затларны гына конкурска кертүгә юнәлдерелгән.

Чәршәмбе, 17 апрель 2019, 08:08