Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

18 апрель көнне 10:00 сәгатьтә Үзәк урамында "Музей десанты" төшерелә. Чара Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланган. Чаллы халкына тарихи урам буйлап бушлай экскурсия уздырыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элек Үзәк урамы бик җанлы сәүдә һәм почта юлы узган урын була. Биредә дәүләт тарафыннан саклана торган тарихи биналар урнашкан булган. Моннан тыш, 18 апрельдә көн дәвамында тарихи-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре шәһәрнең социаль челтәрләрдәге төп һәйкәлләре һәм тарихи урыннары турында сөйләячәк.

Яр Чаллыда республика һәм җирле әһәмияттәге 150дән артык мәдәни мирас объекты исәпләнә. Республика дәрәҗәсендәге дәүләт сак реестрына ике һәйкәл - Косма һәм Дамиан чиркәве (Орловка чиркәве) һәм Вознесенский соборы кергән. Җирле әһәмияттәге тарихи, мәдәни һәм архитектура буенча күчемсез милек һәйкәлләренең дәүләт сак реестрына 15 һәйкәл кертелгән.

Пәнҗешәмбе, 18 апрель 2019, 08:42