Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Җирле үзидарә көне кысаларында Автозавод районы администрациясендә районның югары уку йортлары студентлары, шәһәрнең балалар иҗтимагый оешмалары вәкилләре өчен муниципаль хакимият эшчәнлеге белән танышу һәм шәһәр белән идарә итү процессына җәлеп итү максатыннан Ачык ишекләр көне оештырылды.

Чарада катнашучылар өчен учреждение хезмәткәрләре кабинетлары буенча таныштыру экскурсиясе үткәрелде. Автозавод районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Винер Харисов яшьләрне хакимият эшчәнлегенең юнәлешләре, җирле үзидарә органнарының эш максатлары һәм бурычлары белән таныштырды.

Территориаль иҗтимагый үзидарә үсешенә аерым игътибар бирелде. Очрашу ахырында студентлар үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар. Шулай ук Боровецкий урманы территориясенең бер өлешен җыештыру буенча уртак экологик акция үткәрергә карар кылдылар.

Чәршәмбе, 17 апрель 2019, 14:00