Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда «Бизнес һәм хакимият – тулы элемтә» республикада беренче ачык дебатлар узды. Бер мәйданчыкта эшмәкәрләр, хакимият вәкилләре һәм экспертлар җыелды. "Экспо-Кама" күргәзмә үзәгендә өч яклы очрашуны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова ачты: «Гыйнвардан башлап без 10 очрашу уздырдык. Банклар, салым инспекциясе, МСП Корпорациясе белән очрашулар булды. Без сезнең белән мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзлибез һәм табабыз. Бу - шәһәребездә эшмәкәрлек уңайлырак шартларда үссен өчен иң мөһиме. Бизнес ярдәмендә бездә социаль объектлар, балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килә», - диде ул.

Чараны Россия  «Бизнес-Успех» Милли премиясе эксперты, Эшлекле Россия, Гомумроссия Муниципаль берәмлекләр конгрессы (ОКМО), Россия Федерациясе президенты каршындагы РАНХиГС һәм РФ ССП каршындагы Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы эксперты Андрей Крылов алып барды. "Без моңа ирешергә теләгән нәтиҗәләр ул -  ачыклык, хезмәттәшлек. Дебатларның төп максаты - бизнес, җәмгыять һәм хакимият позицияләрен якынайту", - дип ассызыклады спикер.

Дебатлар берничә раундка бүленгән иде. Алар хакимият адресына үз тәкъдимнәрен җиткергән бизнесменнар чыгышы белән башланып китте. Хәл ителергә тиешле проблеманы бәян итүгә дүрт минуттан артык вакыт бирелде. "Чиста бит" экологик хәрәкәте җитәкчесе Рәзилә Сәхабиева калдыклар белән нәтиҗәле эш итү буенча эшче төркем төзү тәкъдиме белән чыкты. "КамЭко" компаниясе җитәкчесе Олег Давыдов күпфатирлы йортларда чүп үткәргечләрне дезинсекцияләү өчен роботлаштырылган системалар куллануны кертергә тәкъдим итте. Шәхси пляж хуҗасы Айрат Таһиров муниципалитеттан пляжны төзекләндерү буенча бурычны бүлүне сорады. Эшмәкәр һәм җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Вәлиев хакимият һәм бизнесменнарны яшьләр һәм яшүсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда берләштерү яклы булуын белдерде. Бизнес-леди Елена Спирина шәһәр төзелешендә катнашучы инвесторларны, заказчыларны, проектлаучыларны һәм оешмаларны берләштерә торган эшче төркем төзү тәкъдимен җиткерде.

Икенче раундта хакимият вәкилләреннән торган команда эшмәкәрләргә формалаштырылган тәкъдимнәргә төгәллек бирә торган сорауларны күтәрде. Башкарма комитет командасын хокук идарәсе башлыгы Ленар Әхмәтҗанов, муниципаль заказ бүлеге башлыгы Азамат Вилданов, административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Айрат Насыйбуллин, физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов, икътисадый анализ һәм прогнозлау бүлеге башлыгы Әлфия Кондрабаева, эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү һәм үстерү бүлеге башлыгы Айрат Сәгъдиев тәкъдим итте.

Дебатларда сүзне залда җыелган җәмәгатьчелеккә дә бирделәр. Чаллылылар да хакимият вәкилләренә үз тәкъдимнәрен җиткерде. 

Чәршәмбе, 17 апрель 2019, 16:26