Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 20 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Халыкның бизнеска мөнәсәбәтен һәм аны алып бару шартларына карата тикшерү нәтиҗәләрен РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты бастырып чыгарды. Тикшеренү мәгълүматларына караганда, Чаллы шәһәрендә яшәүчеләрнең 45%ы шәһәрдә яңа бизнес булдыру һәм үстерү өчен мөмкинлекләр күп булуы белән килешә. 

Әлеге тикшеренү кысаларында исәп-хисап ясау өчен мәгълүматлар чыганагы булып 2018 елның кышы  һәм 2019 елның язында халык саны 250 меңнән артык булган шәһәрләрдә үткәрелгән социологик сораштырулар нәтиҗәләре тора.

Сораштыруда катнашучыларның тагын 13%ы якындагы елда үз бизнесын булдырырга ниятли, ә 29% җирле хакимиятнең яхшы шартлар тудыруы белән килешә.

Чәршәмбе, 17 апрель 2019, 14:16