Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Габделхак Мортаза улы Мортазин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов котлау һәм бүләкләр тапшырдылар. Габделхак Мортаза улы Биләр районы Корналы-Әмзә авылында туган. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлаган. Сугыш елларында колхозда тракторчы булган, төрле эшләрдә эшләгән. 1958 елда Мөнирә Лифат кызына өйләнә. 1982 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Габделхак Мортаза улы 15нче ЖЭКта сантехник булып эшли. Тормыш иптәше белән алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, җиде оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Автокаланың Үзәк районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тимкина Әминә Закир кызына 90 яшь тулды. Әминә Закир кызы Азнакай районының Чалпы авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы колхозында эшли. Лаеклы ялга чыкканчы «Азнакайнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә хезмәт куя. 2015 елда Яр Чаллы шәһәренә даими яшәү урынына күченә. Әминә Закир кызы өч бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм бер оныкчыгы бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 17 апрель 2019, 14:45